news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектлар буенча совет утырышында катнашты

2030 елга кадәр Россиянең үсешенең төп юнәлешләре — гаиләләрнең иминлеген арттыру, шәһәр мохитен, социаль даирәне яхшыга үзгәртү, бизнес өчен яңа мөмкинлекләр тудыру.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча РФ Президенты каршындагы стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Владимир Путин ассызыклаганча, илкүләм максатлар — 2030 елга кадәр Россиянең үсешенең төп юнәлешләре. 

«Алар Россия гаиләләренең иминлеген арттыруга, шәһәр мохитен, социаль даирәне яхшыга үзгәртергә, бизнес өчен яңа мөмкинлекләр тудырырга тиеш», — диде ул.

Катлаулы эпидемия вазгыятенә карамастан, илкүләм проектлар буенча эш тукталмады. 2021 елның 1 декабренә федераль бюджет һәм илкүләм проектлар буенча чыгымнар 80 процентка үтәлгән. Шәһәр агломерацияләренең юл челтәрен ремонтлау буенча еллык планы үтәлгән. Гомумән алганда, авария хәлендәге торактан күчерү дә планнан алда бара. 10 айда 120 мең кеше яңа фатирларга күчкән — бу алдагы ике елда күпме булса, шулкадәр үк.

Утырышта Россия Президенты Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустинга илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән акчаларны бүлүдә өстенлекләрне билгеләргә күрсәтмә бирде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100