news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Ил җитәкчелеге алдында кызармаслык итеп эшләячәкбез

Татарстан Президенты республикада милли проектларны гамәлгә ашыру өчен шәхсән җавап бирүче затларны атады.

Рөстәм Миңнеханов: Ил җитәкчелеге алдында кызармаслык итеп эшләячәкбез
tatarstan.ru

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстанда үсешнең 12 төп юнәлеше буенча илкүләм проектларны гамәлгә ашыру шактый көч һәм финанс чаралары таләп итә. Шуңа да карамастан, республика хакимияте төп күрсәткечләргә ирешү өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда хәбәр итте.

Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турындагы сорауга җавап биреп, республика җитәкчесе ниндидер позицияләр буенча республиканың әзерлеге югары булуын, тагын ниндидер дәрәҗәдә эшләргә кирәклеген билгеләп үтте.

«Татарстан өчен исәп-хисап саннары бар. Һәр төбәкнең үз саны, үз күрсәткечләре бар. Мөгаен, кемнеңдер кайбер параметрлары үтәлмәгән булырга мөмкин, әмма бу бәла түгел. Гомумән алганда, без ил өчен бик күп эшлибез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстанга килгәндә, әлегә кадәр республика сынатмады. Ил җитәкчелеге, Президентыбыз алдында кызармаслык итеп эшләячәкбез», - дип өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, илкүләм проектлар 12 юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла, аларның һәркайсы блокларга бүленгән. «Мәсәлән, сәламәтлек саклау - анда безнең линия буенча гына, минемчә, 7 блок. Бу әлегә кадәр без тотынырга курыккан иң мөһим проблемаларны хәл итү. Шуңа күрә барлык илкүләм проектлар матур һәм дөрес итеп безнең республикада гамәлгә ашырыла торган проектларга туры килде», - дип аңлатты Татарстан Президенты.

Массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен шәхсән җавап бирүче затларны атады. – Сәламәтлек саклау, социаль өлкә, агросәнәгать комплексы - безнең вице-премьерлар бар, алар барысы да җаваплы. Әлбәттә, штаб начальнигы – ул Премьер-министр», - дип санап үтте республика җитәкчесе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100