news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Икмәк уңышы 4 млн тоннадан да ким булмасын дигән бурыч куябыз

«Без барлык технологияләрне һәм агротехник срокларны үтәсәк, бу планнарны тормышка ашыра алачакбыз», — дигән ышанычын җиткерде Татарстан Президенты.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда быел икмәк уңышы 4 млн тоннадан да ким булмасын дигән бурыч куела. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Без барлык технологияләрне һәм агротехник срокларны үтәсәк, бу планнарны тормышка ашыра алачакбыз. Узган елда 40 тан алып 50 процентка кадәр нәтиҗәлелек күрсәткән хуҗалыклар да булды», — диде Президент.

Ул минераль ашламаларның ролен әйтте. «Былтыргы белән чагыштырганда, әлегә ашламалар азрак тупланган. Гектарына 70 кг нан да ким булмавы шарт. Ләкин туфракны известьләү башкарылмаса, ашламаларның гына нәтиҗәсе булмаячак. Бу күрсәткеч 80 мең гектардан да ким булмаска тиеш дип саныйбыз», — диде.

Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексында рисклар һәрвакыт булачагын әйтте. Ул чәчүлекләрне иминиятләү актуаль булганын билгеләп узды. Ә былтыр нибары 8 процент җир иминиятләштерелгән булган. Президент үсемлекчелек өчен өстәмә кредитлар да кирәклеген искәртте. «Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итәчәкбез. Өстәмә ташламалы кредитлар кирәк», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100