news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов ике компаниянең директорлар советы утырышларын үткәрә

Хөкүмәт йортында «Татнефть» һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» акционерлык җәмгыятьләре директорлар советы утырышлары уза.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында ике компаниянең директорлар советы утырышларын үткәрә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Республика лидеры җитәкчелегендә «Татнефть» акционерлык җәмгыяте директорлар советы утырышы узачак. Нефть компаниясе эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау көн тәртибендәге төп тема булыр дип көтелә.

Бераз соңрак, шулай ук Татарстан Хөкүмәте йортында, Татарстан Президенты рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советында узган елдагы эш нәтиҗәләре һәм алда торган планнар хакында фикер алышачаклар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot