news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов ике атнага ялга китте

Татарстан Президенты вазифаларын Алексей Песошин башкарачак.

Рөстәм Миңнеханов ике атнага ялга китте
архив

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы ялга китте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов 28 октябрьдән алып 10 ноябрьгә кадәр ял итәчәк. Аның ялы турындагы боерык 26 октябрьдә имзаланган.

Татарстан Президенты ялда чагында аның вазифаларын республика Премьер-министры Алексей Песошин башкарачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot