news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов икътисадны модернизацияләү буенча Хөкүмәт комиссиясе составына керде

Хөкүмәтнең Икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча яңа комиссияcен Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкләде.

Рөстәм Миңнеханов икътисадны модернизацияләү буенча Хөкүмәт комиссиясе составына керде
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәтнең Икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча яңа комиссиясе составына кертелде. Яңа комиссияне Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкли.

Министрлар Кабинеты җитәкчесе вице-премьерлар белән киңәшмәдә билгеләп узганча, Хөкүмәт комиссиясе Илкүләм технологик инициатива кысаларында, төп юнәлешләрне билгеләү, технологик үсеш механизмнарын, дәүләт көйләве буенча ысулларны һәм формаларны сайлау, хакимият органнары эшен коорднацияләү белән шөгыльләнәчәк.

Хөкүмәт комиссиясенә бизнес, фән, хакимиятнең федераль органнары, төбәкләр һәм фәнни оешмалар вәкилләре кертелгән.

Комиссия рәисенең урынбасарлары буларак, Россия вице-премьеры Максим Акимов һәм Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов та әлеге исемлектә бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot