news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов икътисадка ярдәм чаралары турында Путин уздырган киңәшмәдә катнашты

Киңәшмәдә коронавирус таралуны булдырмас өчен кертелгән чикләүләр режимыннан этаплап чыгу буенча тәкъдимнәр турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов икътисадка ярдәм чаралары турында Путин уздырган киңәшмәдә катнашты
tatarstan.ru

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Владимир Путин икътисад һәм социаль өлкәгә ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә катнашучылар коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш кысаларында кертелгән һәм эпидемиягә каршы чикләүләр режимыннан этаплап чыгу буенча тәкъдимнәр турында фикер алышты.

Владимир Путин халыкка ярдәм өчен элек кабул ителгән чаралар турында искәртте. Өстенлекле карарлар арасында балалы гаиләләргә, медицина оешмалары һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә түләүләр, 1 марттан соң вакытлыча эшсез калучыларга пособиене арттыру, үз коллективларын саклап калган предприятиеләр өчен дәүләт субсидияләре һәм хезмәт хакы түләү өчен ташламалы кредит, салым, кредит, аренда түләүләрен кичектереп тору бар.

Элегрәк Россия Президенты Хөкүмәткә һәм Роспотребнадзорга үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан акрынлап чыгу буенча тәкъдимнәрне эшләргә йөкләде. Владимир Путин сүзләренчә, бу көннәрдә төбәк җитәкчеләре әлеге тәкъдимнәргә нигезләнеп, 11 майдан соңгы чорга үз эш планын төзергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100