news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: “Икътисади кризис Чаллыда җитди чагылыш тапты”

ТР Премьер–министры Автошәһәрдә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади советның күчмә утырышын үткәрде

(Чаллы, 11 июнь, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). Икътисади кризис Чаллыда җитди чагылыш тапты. Биредә система хасил итүче предприятиеләр, кече һәм урта эшкуарлыкка бәйле билгеле бер проблемалар бар, алар хакында фикер алышырга кирәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади советның Чаллыда узган күчмә утырышында ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
“Чаллы агломерациясе – иң зур үсеш алган мәйданчыкларның берсе. Ул кризистан соң да үсешен дәвам итәчәк. Чаллыда 49 процент күләмендә сәнәгать продукциясе җитештерелә. Кризис аркасында сәнәгать производствосы индекслары кискен кимеде. Нефть химиясе продукциясенә сорау булса да, аның кереме азайды”, – диде ТР Премьер–министры.
Аның сүзләренә караганда, шәһәрдә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләрнең саны арткан. Ярдәм итү чаралары хакында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ” һәм “Соллерс” заказ алса да, башка реаль ярдәм әлегә юк”, дип ассызыклады. “Бүген без система хасил итүче эре предприятиеләрнең җитәкчеләрен тыңлаячакбыз, алар агымдагы эшләрнең торышы хакында бәян итәчәк”, – диде Премьер.
ТР икътисад министры Марат Сафиуллин үзенең докладында хәзерге вакытта Чаллы икътисадында күзәтелүче тенденцияләрне һәм киләсе елга ихтимал сценарийларны тәкъдим итте. “Кризис Чаллыда тулаем территориаль продуктка аеруча җитди йогынты ясады. Хәзер вәзгыять беркадәр яхшы якка үзгәрә. Әмма шул ук вакытта сәнәгать производствосы күләмнәренең кимүе күзәтелә. Сәнәгать производствосы индексы 50 процент тәшкил итә. Бу барлык күрсәткечләргә дә йогынты ясый”, – диде ул.
Чаллы мэры Илдар Халиков үзенең чыгышында агымдагы елның беренче яртысы шәһәр икътисадының барлык тармакларында диярлек күләмнәрнең кимүе белән аерылып торды дип билгеләп үтте. “Без Чаллы тарихындагы иң кыен чорларның берсен кичерәбез”, – диде ул. 2009 елның гыйнвар–апрель айларында шәһәрдә җитештерелгән 32,2 миллиард сумлык продукция төяп җибәрелгән. Бу 2008 елның гыйнвар аена караганда 55,2 процентка кимрәк. “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыятендә сәнәгать производствосы индексы 38 процент тәшкил иткән. Барлыгы 7354 автомобиль эшләп чыгарылган, бу 2008 елның гыйнвар–апрель айларына караганда 2,6 тапкыр кимрәк. Дүрт айда төзелеш–монтаж эшләре 4,9 миллиард сум күләмендә башкарылган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,5 процентка азрак. Шәһәрдә ваклап сату әйләнеше – 14, түләүле хезмәтләр күрсәтү күләме 6 процентка кимегән. Реаль хезмәт хакының күләме 23 процентка кимеп, 10747 сум тәшкил иткән. Агымдагы елның дүрт ае нәтиҗәләре буенча шәһәр бюджетына 901,4 миллион сум акча кергән, бу пландагыдан 5,7 процентка азрак.



news_right_1
news_right_2
news_bot