news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Икътисад үсеше һәм бюджетка керемнәр үсеше динамикасын саклау мөһим

Татарстан эшчәнлеге нәтиҗәләре федераль дәрәҗәдә югары бәяләнә.

Рөстәм Миңнеханов: Икътисад үсеше һәм бюджетка керемнәр үсеше динамикасын саклау мөһим
prav.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы территориясеннән берләштерелгән керемнәр күләме агымдагы елда 834 млрд. сум дип исәпләнә, шулардан 70 % федераль бюджетка җибәреләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Финанс министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә хәбәр итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Уртак коллегия Казан Ратушасында узды, анда шулай ук РФ финанслар министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Коллегиядә сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Россия финанслар министры Антон Силуановка, тыгыз граифгында вакыт табып, коллегия утырышында катнашуы өчен рәхмәт белдерде. "Бу яхшы традициягә әйләнде, һәм без моңа бик шат", - диде Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук ул РФ финанслар министрына агымдагы елда бюджетны баланска китерүдә ярдәме өчен дә рәхмәт белдерде. "Федераль бюджет кредитлары буенча җаваплылык улешендә реструктуризация үткәрелде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Финанс чараларның бер өлешен Россия Президентының "май указлары"н гамәлгә ашыруга юнәлтелгә карар кылынды".

Татарстан Республикасы территориясеннән берләштерелгән керемнәр күләме агымдагы елда 834 млрд. сум дип исәпләнә, шулардан 70 % федераль бюджетка җибәреләчәк, диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Татарстанның берләштерелгән бюджетына үз керемнәре күләме 250 млрд. сум булыр дип көтелә. Узган елдагыда караганда 6,9 процентка үсеш. Бюджетта уңай динамика икътисадый вәзгыять яхшыруга бәйле.

"Алдан хисаплау буенча 2017 елны без тәмамлыйбыз һәм тулаем төбәк продукт узган елдагыга караганда 103 процент тәшкил итә, сәнәгать производствосы индексы - 2,2, ел башында югарырак булса да, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү үсеше - 5,1 %. Төп капиталга инвестицияләр күләмен 677 млрд. сум былур дип уөтәбез, узган елдагы тирәсе. Төзелеш эшләре күләме шулай ук узган ел дәрәҗәсендә сакалана. Барлык бу күрсәткечләр - республика предприятиеләре һәм федераль үзәк ярдәме белән дәүләт органнарының планлы эше нәитҗәсе".

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан эшчәнлеге нәтиҗәләре федераль дәрәҗәдә бәяләнде - инде 6 ел рәттән республика Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәлеге рейтингы лидеры булып кала.

"Без шулай ук территориянең социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән регионнар арасында, - диде Татарстан Президенты. - 2016 ел нәитҗәләре буенча безгә 1 млрд. 674 сум биреләчәк - без икенче урында. Әмма тагын да яхшырак эшләргә кирәк".

"Хәзер бөтен булган чыгымнар вәкаләтләрен башкару өчен икътисад үсеше һәм бюджетка керемнәр үсеше динамикасын саклау мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100