news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Игорь Крутойга уңышлы хезмәттәшлек өчен «Дуслык» ордены тапшырды

Игорь Крутой Казанда Универсиада-2013 ачылу һәм ябылу тантанасының генераль продюсеры иде.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов Россия композиторы Игорь Крутойга «Дуслык» ордены тапшырды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Бүләкләү чарасы Мәскәүдә узган. Дәүләт бүләге “уңышлы хезмәттәшлек” һәм Казанда 2015 елда су төрләре спорты буенча XVI дөнья чемпионаты, «Мастерс» категориясендә су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты уздыруда керткән өлеше өчен бирелгән.

Искәртеп узыйк, Игорь Крутой Казанда Универсиада-2013 ачылу һәм ябылу тантанасының генераль продюсеры иде. 2015 елда су төрләре спорты буенча XVI дөнья чемпионатының ачылу тантанасында шулай ук Игорь Крутойның иҗади төркеме эшләде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot