Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Игорь Додон белән очрашу өчен Молдовиягә килде
ТР Президентының эш графигында – Молдовия Республикасы башлыгы Игорь Додон һәм Премьер-министр урынбасары Кристина Лесник белән очрашу каралган.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президент Рөстәм Миңнеханов Молдовиягә эш сәфәре кылды. Аны Молдова Президенты Аппараты генераль секретаре Р.Флоча һәм Гагаузия Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары В.Чебан каршы алды. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялында Молдовияга барырга булган. Аның эш графигында – Молдовия Президенты Игорь Додон һәм республика Премьер-министры урынбасары Кристина Лесник белән очрашу каралган. Икенче көнне Гагаузия автоном территориаль берәмлек башлыгы Ирина Влах белән очрашу билгеләнгән.
Татарстан делегациясе Invest Gagauzia-2018 IV халыкара инвестицион форумында катнашу планлаштыра. Анда ТР Министрлар Кабинеты белән Гагаузия Башкарма комитеты арасында 2019-202 елларга хезмәттәшлек турындагы килешүләрне гамәлгә ашыру буенча чаралар планын имзалау көтелә.
2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Молдовия арасындагы товар әйәнеше 11,3 миллион долларга җиткән. Шул ук вакытта эскпорт 9,9 млн доллар, импорт 1,4 млн доллар тәшкил иткән. Татарстан белән Молдовия арасында тышкы сәүдә әйләнеше структурасында экспорт 87,5 % һәм импорт 12,5% булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз