news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов IDEX-2019 күргәзмәсендә Aurus Senat лимузинын бәяләде

Автомобильне РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов IDEX-2019 күргәзмәсендә Aurus Senat лимузинын бәяләде
инстаграм

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка IDEX-2019 халыкара корал күргәзмәсендә конвейердан яңа гына төшкән Aurus Senat автомобилен тәкъдим иттеләр. Республика Президенты Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә лимузинның фотоларын урнаштырган.

«IDEX-2019 күргәзмәсендә AURUS SENAT лимузинын тәкъдим итү», – дип язган ТР Президенты фото астына.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә лимузинны «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов та бәяләгән. Автомобильне РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров тәкъдим иткән.

Моңа кадәр гаммәви мәгълүмат чараларында автомобильнең Татарстанда җыелачагы хакында язып чыкканнар иде.

Aurus автомобильләре Россия Президенты һәм Премьер-министры тарафыннан кулланыла инде. Владимир Путин аны беренче тапкыр 2018 елның 7 маенда инаугурация вакытында тәкъдим итте. «Известия» газетасы мәгълүматлары буенча, әлеге автомобиль 2020 елда сатыла башларга тиеш. Аның бәясе 2019 елның беренче кварталы ахырында билгеле булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot