news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов IDEX-2019 күргәзмәсендә Абу-Даби принцы белән очрашачак

Татарстан Президенты Берләшкән Гарәп Әмирлегендә кораллар күргәзмәсендә булачак.

Рөстәм Миңнеханов IDEX-2019 күргәзмәсендә Абу-Даби принцы белән очрашачак
instagram.com/rusminnikhanov/архив

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Берләшкән Гарәп Әмирлегенә очарга җыена. Анда ул IDEX-2019 Халыкара оборона күргәзмәсендә сөйләшүләр алып барачак, Абу-Даби принцы белән очрашачак. Бу турыда Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Иртәгә Абу-Дабида IDEX-2019 Халыкара оборона күргәзмәсе ачыла. Тантаналы чарадан соң Абу-Даби Әмирлеге принцы, Берләшкән Гарәп Әмирлеге Кораллы көчләренең баш командующие урынбасары Мөхәммәт бен Зайд әл- Нахайян белән күргәзмәдә булу, Россия экспозициясе белән танышу планлаштырылган. Алар белән бергә Рөстәм Миңнеханов та күргәзмәдә булачак”, - диде Лилия Галимова.

Рөстәм Миңнеханов форум мәйданчыгында International Golden Group компаниясенең генераль директоры Фадил әл-Кааби белән очрашачак. Бу компания Берләшкән Гарәп Әмирлеге Кораллы көчләрен ату, авыр корал, хәрби кирәк-яраклары, танклар һ.б. белән тәэмин итә.

“Шулай ук Татарстан Президентының Tawazun компаниясе генераль директоры Тарек әл Хосани белән очрашуы планлаштырылган”, - диде Казан Кремле вәкиле. Tawazun компаниясе MERKEL маркалы снайпер винтовкалары, винтовка һәм утлы корал җитештерә. Компания шулай ук атучы клублар өчен тренинглар үткәрә.

Дүшәмбе, 18 февральдә, Татарстан Президенты Россия делегациясе составында эшен дәвам итәчәк. Делегацияне Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкли.

Берләшкән Гарәп Әмирлеге тышкы эшләр министры, сәүдә, икътисади һәм техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара Россия-Әмирлек комиссиясе рәистәше Абдалла бен Зайд әл-Нахайян белән дә очрашу узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot