Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов IDEX-2019 Халыкара оборона күргәзмәсендә катнашу өчен Абу-Дабига килде
Делегацияне Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкли.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлегенә Абу-Даби шәһәренә IDEX-2019 Халыкара оборона күргәзмәсендә катнашу өчен килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Иртәгә, 17 февральдә, Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида оборона күргәзмәсе ачылышында катнашачак. Аннары Абу-Даби Әмирлеге принцы, Берләшкән Гарәп Әмирлеге Кораллы көчләренең баш командующие урынбасары Мөхәммәт бен Зайд әл- Нахайян белән бергә экспозиция белән танышачак.
Быел әлеге күргәзмәдә «Ростех», «Рособоронэкспорт», «Калашников», «Алмаз-Антей», «Уралвагонзавод», «Росэлектроника», «Ангстрем», «Высокоточные комплексы», «Техмаш» һ.б. Россия компанияләре продукциясе күрсәтеләчәк.
Татарстан Президентының Tawazun компаниясе генераль директоры Тарек әл Хосани белән очрашуы планлаштырылган. Tawazun компаниясе MERKEL маркалы снайпер винтовкалары, винтовка һәм утлы корал җитештерә. Компания шулай ук атучы клублар өчен тренинглар үткәрә.
Дүшәмбе, 18 февральдә, Татарстан Президенты Россия делегациясе составында эшен дәвам итәчәк. Делегацияне Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз