news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Идел-Янцзы» төбәкләренең хезмәттәшлеген үстерү юлларын атады

2019 ел йомгаклары буенча Татарстан һәм Кытай арасындагы товар әйләнеше 564 млн долларга җиткән.

Рөстәм Миңнеханов «Идел-Янцзы» төбәкләренең хезмәттәшлеген үстерү юлларын атады
https://tatarstan.ru

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Европа-Көнбатыш Кытай транспорт коридорын төзү перспективалары өлкәсендә Кытай белән сәүдә-икътисад, мәдәни һәм мәгариф элемтәләре үсешенә зур әһәмият бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Идел-Янцзы» форматында Россия һәм Кытай Төбәкара хезмәттәшлек советы рәистәшләре очрашуында әйтте.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу видеоконференция режимында узган. Утырышны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Кытай Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн уздырды. Татарстан Президенты үз чыгышында Россия һәм Кытай җитәкчелегенә Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә уңай шартлар тудырулары өчен рәхмәтен белдерде.

Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, Россия һәм Кытай партнерлыгы Covid-19 пандемиясе шартларында аерым әһәмияткә ия булды. 2020 елның апрелендә «Татнефть» компаниясе Кытайдан медицина битлекләрен җитештерү өчен җиһазлар кайтарган, ә «Хайер» Кытай компаниясе республика хастаханәләрен 50 берәмлек техника белән тәэмин иткән. Сычуань провинциясеннән Татарстанга саклагыч битлекләр һәм костюмнар җибәрелгән.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республикада «Хайер», «Вейчай», «Хуавэй», «Диди» Кытай компанияләре белән берничә проект гамәлгә ашырыла. «Алабуга» махсус икътисади зонасы химия продукциясе һәм минераль ашламалар җитештерү буенча «Сычуань Голден Элефант» Кытай компаниясе белән хезмәттәшлек итә. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен стажировкалар оештыру өлкәсендә дә хезмәттәшлек җайга салынган.

«Татарстан Президенты фикеренчә, Янцзы елгасының югары, урта агымындагы Кытай провинцияләре белән сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлекне киңәйтү өчен әле кулланылмаган гаять зур мөмкинлекләр бар. Шулай ук бүген мәдәният, мәгариф, фән, спорт һәм яшьләр алмашу өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү эше алып барыла. Хәзерге вакытта Казан вузларында 1,7 меңгә якын кытай студенты белем ала», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Россия һәм Кытай регионнарының «Идел-Янцзы» форматындагы хезмәттәшлеге 2013 елда башланды. Төп максат — сәүдә-икътисади, гуманитар һәм фәнни-техник өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү. Проект Россиянең Идел буе федераль округының 14 субъектын һәм Янцзы елгасының югары һәм урта агымында урнашкан биш Кытай провинциясен берләштерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100