Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Идел буе төбәге җитәкчеләре медиарейтингында алдынгылыкны саклый
Икенче урында Түбән Новгород губернаторы Глеб Никитин, өченче урында Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов булды.
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләренең май аендагы медиарейтингында беренче булды. Бу турыда «Медиалогия» оешмасы хәбәр итте.
Икенче урында Түбән Новгород губернаторы Глеб Никитин, өченче урында Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов булды.
Россия төбәкләре башлыклары рейтингында Рөстәм Миңнеханов бер урынга алга күчеп, бишенче баскычта тора. Рейтингта Рөстәм Миңнехановка кадәр Мәскәү мэры Сергей Собянин, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз