news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Идел буе округы башлыклары медиарейтингының икенче баскычына күтәрелде

Татарстан Президенты медиарейтингта февраль нәтиҗәләре буенча Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитинны узып икенче урынны алды.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов февраль нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы башлыклары медиарейтингының икенче баскычына күтәрелде. Бу хакта «Медиалогия» компаниясе хәбәр итә.

«2019 елның февралендә Идел буе федераль округында медиарейтинг лидерлары итеп Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин билгеләнде», - диелә хәбәрдә.

Февраль нәтиҗәләре буенча медиарейтинг лидеры итеп кабат Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров билгеләнде, ә Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин икенче урыннан өченчегә төште.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot