news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Идел буе музыкасы» тыңларга карарга киңәш итте

Аудиовизуаль альбомга кергән 14 көй Идел буе федераль округы төбәкләренең тауларын, үзәннәрен, елга һәм башка географик объектларының яңгырашын чагылдыра.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram битендә «Идел буе музыкасы» проектының видеоклибын урнаштырды. Аудиовизуаль альбомга кергән 14 көй Идел буе федераль округы төбәкләренең тауларын, үзәннәрен, елга һәм башка географик объектларының яңгырашын чагылдыра.

«”Идел буе музыкасы”н тыңлагыз әле - әлеге көйнең нигезе Роскартография белгечләре тарафыннан географик объектларның, шул исәптән Татарстанның да, таулары, үзәннәре, елга һәм башка күренешләре үзгәртеп корылган тавыш тирбәлешләре ул», - дип искәртә республика җитәкчесе.

Президент язылучылары Идел буе, «төбәк чикләренә һәм милли үзенчәлекләргә карамастан», бердәм көй булып яңгырый, дип билгеләп үткән.


news_right_1
news_right_2
news_bot