Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Идел буе Федераль округы утырышында катнашты
Татарстан җан башына туры килгән тулы төбәк продуктының күләме буенча лидерларның берсе дип аталды.
(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Пензада булды. Анда республика лидеры Россия Президентының вәкаләтле рәисе каршындагы Идел буе Федераль округы утырышында катнашты. Аны Михаил Бабич җитәкләде.
Киңәшмәнең төп темасы – округтагы төбәкләрнең икътисади үсешен стимуллаштыру, салым потенциалын арттыру һәм бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү.

Михаил Бабич, уку йортларын норматив хәлгә китерү өчен, төбәк бюджетларын алты тапкырга артуын билгеләде. Дәүләт тарафыннан, аз керемле һәм социаль яктан якланмаган гражданнарның хәлен яхшырту өчен, ясалган җитди адымнарны әйтеп узды. Шул исәптән, минималь хезмәт хакы күләмен 2019 елга яшәү минимумына кадәр китерү буенча планнарны яңгыратты.
Финанслар министры Антон Силуанов искәртеп узганча, хәзерге вакытта Россия Дәүләт Думасында 2018 – 2020 еллардагы ил бюджетының проекты тикшерелә. Анда икътисади үсеш дәрәҗәләре дә билгеләп үтелгән.

Тулаем төбәк продукты үсү темпы буенча соңгы өч елда Идел буе федераль округы Россиядә өченче урында тора. Ул Көньяк һәм Төньяк-Кавказ округларыннан гына калыша. Җан башына туры килгән тулай төбәк продукты күләме буенча лидер булып Татарстан, Пермь крае, Оренбург һәм Самара өлкәләре санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз