Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы башлыклары рейтингында беренче урында тора
Республика лидеры катнашкан кайбер чаралар массакүләм матбугат чаралары игътибарын җәлеп иткән.
(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гыйнвар нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы башлыклары рейтингында беренче урынында тора. Бу хакта “Медиалогия” компаниясе хәбәр итә.
Республика лидеры катнашкан кайбер чаралар массакүләм матбугат чаралары игътибарын җәлеп иткән. Шулар апасында Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда Рөстәм Миңнеханов һәм мөселман дине оешмалары вәкилләре белән очрашу үткәрүе. Шулай ук Путин белән Миңнехановның хастаханәдә Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хәлен белүе игътибар үзәгендә булды.
Моннан тыш, Татарстан Президенты Мәскәүдә Гайдар форумы-2018дә катнашты һәм Россия Массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров белән "Казан” халыкара аэропортында “Россия Почтасы” логистик үзәген эшләтеп җибәрде.
Рейтингның икенче һәм өченче урыннарында Саратов өлкәсе губернаторы Валерий Радаев һәм Түбән Новгород өлкәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Глеб Никитин тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз