Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы башлыклары рейтингында беренче
Массакүләм матбугат чараларының февраль нәтиҗәләре буенча,Татарстан Президенты катнашындагы вакыйгалар турында ун меңнән артык хәбәр чыккан.
(Казан, 13 март, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, февраль нәтиҗәләре буенча, янәдән Идел буе федераль округы башлыклары рейтингының беренче баскычында. Ул икенче урындагы Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовны ике тапкыр диярлек узып киткән. Массакүләм матбугат чаралары өлкәсендә илнең бәйсез тикшеренү компанияләре һәм “Медиалогия” соцмедиа аналитиклары шундый нәтиҗәгә килгән.
Төбәк башлыклары гомумроссия рейтингында Рөстәм Миңнеханов дүртенче урында. Беренче өч урында кимү тәртибендә Мәскәү мэры Сергей Собянин, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев һәм Дагыстан башлыгы вазифасын башкаручы Владимир Васильев.
Массакүләм матбугат чараларында узган ай йомгаклары буенча, Татарстан Президенты катнашындагы вакыйгалар турында 10 мең 48 хәбәр чыккан.
Рөстәм Миңнеханов республиканың сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинны отставкага җибәреп, ведомствоның яңа җитәкчесе итеп, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Марат Садыйковны билгеләде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының XXIV хисап сессиясендә катнашып, муниципаль депутатларны шәһәр халкы тормышы шартларын яхшыртуда җитәрлек катнашмауларын тәнкыйтьләде.
Моннан тыш, февраль аенда Татарстан Президенты Дагыстанда булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз