news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов IBM компаниясенең когнитив технологияләре белән кызыксынды

Рөстәм Миңнеханов мондый технологияләрнең бөтен дөньяга, шул исәптән Татарстанга да бик мөһим икәнен белдерде.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхендагы IBM компаниясенең Watson Internet of Things штаб-квартирасында булды. Аны биредә когнитив технологияләр кызыксындырды. Аның фикеренчә, алар авыл хуҗалыгында файдалы булыр иде. Бу хакта Татарстан Президентының матубгат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан лидерына IBM Watson когнитив системасының зур күләмдәге төрле яклы мәгълүматны анализлау өчен кирәклеген сөйләделәр. Система чынбарлык вакытында карарлар кабул итә һәм аннан соң алар сәнәгатьтә кулланыла.

Рөстәм Миңнехановка когнитив технологияләр кулланып башкарылган IBM компаниясе кейсларын: авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәламәтлек саклау өлксендәге карарларны тәкъдим иттеләр.

Аннан соң Татарстан президентына автомобиль лабораториясендә җыелмаган хәлдәге BMW i8 автомобилен күрсәттеләр. Биредә машина идарәсенә ярдәм итүнең төрле датчик һәм когнитив системаларын күрергә була.

Рөстәм Миңнеханов мондый технологияләрнең бөтен дөньяга, шул исәптән Татарстанга да бик мөһим икәнен белдерде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot