news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Иң төп бурычларның берсе – гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру, ә моңа икътисадыбыз көчле булса гына ирешеп була”

Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты исеменнән кабул итү мәҗлесе булды

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча Россия Федерациясенең алдынгы төбәге булып тора.

Рөстәм Миңнеханов бу хакта кичә Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты исеменнән уздырылган кабул итү мәҗлесендә белдерде.

Тантаналы чара «Корстон» (Казан) комплексында узды, анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр, эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, хезмәт һәм дәүләт хезмәте ветераннары, башка кунаклар катнашты. Чарада Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Россия Хәрби Диңгез флоты главнокомандующие Виктор Чирков, Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс бәк Евкуров һәм башкалар да катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Тантаналы мәҗлес кунакларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ел саен Республика көнен Татарстанда яңа объектлар, гамәлгә ашырылган яңа проектлар белән каршы алалар. Без – Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе, диде Рөстәм Миңнеханов, без – илнең бишенче икътисады, күп юнәлешләр буенча алда барабыз.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, республикада һәркем булсынга эшли. Бүген иң төп бурычларның берсе – гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру, ә моңа икътисадыбыз көчле булса гына ирешеп була. Бүген «Алабуга» МИЗда 12нче яңа завод эшли башлады, якын киләчәктә тагын берничә производство эшли башлаячак. Республикада инфраструктура үсә, сәнәгать предприятиеләре модернизацияләнә, диде Татарстан Республикасы Президенты, ул «КАМАЗ» ААҖ, «Казан вертолет заводы» ААҖ, «ТАИФ-НК», «ТАНЕКО» проектын, «Татнефть»не һәм башкаларны билгеләп үтте.

Бүген илебез төбәкләре үз-үзләрен тәэмин итәргә тиеш, дип саный Рөстәм Миңнеханов, һәм Татарстанның моның өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар: ул - сәнәгать, әзерлекле кадрлар, фәнни һәм техник куәт-мөмкинлекләр. Көчле төбәкләр – ул көчле Россия, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул барысына да Татарстан Республикасына иткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Тантаналы мәҗлес кысаларында югары региональ дәрәҗәдәге TATAR доменын рәсми делегацияләү турында беркетмә рәвешендә тантаналы белдерү ясалды.

Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Республика көне уңаеннан уздырылган тантаналы кабул итү сәнгать осталары чыгышлары белән дәвам иттерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100