Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов иң күп искә алына торган губернатор-блогерлар унлыгына керде
Төбәкләр җитәкчеләре арасында иң күп искә алынучы блогерлар арасында Чечня башлыгы, Мәскәү мэры һәм Кырым башлыгы бар.
(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның май аенда иң күп искә алына торган губернатор-блогерлар рейтингы унлыгына керде, дип хәбәр итә “Медиалогия”.
Бер айда Миңнеханов өч урынга күтәрелеп, 9нчы урынны били.
Матбугат чаралары Татарстан Президентының Instagram социаль челтәрендә республикада яшәүчеләрне Хезмәт һәм яз бәйрәме белән котлавын бастырган.
- 2018 елның май ае губернаторлар-блогерлар рейтингы лидерлары өчлегендә беренче урында - Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров. Собянин – икенче урында, Кырым башлыгы Сергей Аксенов - өченче.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз