Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: “Җиңү көне иң бөек бәйрәм. Безнең бүгенге тормыш иминлеге өчен көрәшкәннәр һәрдаим игътибар үзәгендә булырга тиеш”
Рөстәм Миңнеханов: “Җиңү көне иң бөек бәйрәм. Безнең бүгенге тормыш иминлеге өчен көрәшкәннәр һәрдаим игътибар үзәгендә булырга тиеш”
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 8 май, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Хәйрия елы кысаларында Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Татарстан Министрлар Кабинеты зур бер изге эшкә алынды.
Хөкүмәт әгъзалары мәрхәмәтлелек акциясендә катнашу максатыннан, үзләренең шәхси акчаларына Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, инвалидларга медицина коляскалары сатып алырга булганнар. Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та Казандагы Бөек Ватан сугышы ветераннары госпиталендә үз финансларына алган 5 колясканы инвалидларга тапшырды. Дөрес, язмыш сынавына дучар булган инвалидлар бу чарада үзләре катнаша алмый, шуңа да әлеге хәрәкәтләнү җиһазларын аларның балалары, туганнары кабул итте. “Безнең Җиңү бәйрәме уңаеннан барлык котлауларыбызны аларга җиткерегез. Җиңү көне иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Безнең бүгенге тормыш иминлеге өчен көрәшкәннәр һәрдаим игътибар үзәгендә булырга тиеш. Татарстан Президенты башлангычы белән игълан ителгән Хәйрия елы республикада изге, игелекле эшләргә тагын да киңрәк юл ача һәм бу гамәлләрне системалаштырырга мөмкинлекләр тудыра. Бөек Җиңү көнен якынайтканнарга шулай кулдан килгәнчә һәрвакыт булышып тору – безнең изге бурычыбыз. Бу коляскалар мохтаҗларга игелек күрсәтсен”, - диде Рөстәм Миңнеханов әлеге чарада.
Коляскага ия булган Бөек Ватан сугышы ветераны, 1 группа инвалид Николай Филатов Берлинны алуда катнашкан, 2 дистәдән артык медальләргә лаек. “Кызганыч, бүгенге көндә ул мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмый һәм аңа әлеге коляска саф һавага чыгарга, язгы, җәйге яшеллекне күрергә ярдәм итәчәк. Мондый изге эшләрегез, мәрхәмәтле карашыгыз, изгелегез өчен сезгә чиксез рәхмәт”, - дип белдерде Николай Ивановичның кызы, колясканы Хөкүмәт рәисеннән кабул итеп алганда. Бүген мондый бәхет шулай ук Сафиулла Заһидуллин, Евдокия Денисова, Галина Птичкинага да елмайды. Бишенче коляска исә Бөек Ватан сугышы ветераннары госпиталенә бирелде.
Медицина коляскалары Казанның медицина инструментлары заводында Германиянең “Майра” фирмасы белән берлектә җитештерелә. Республика буенча шушы көннәрдә алар 120 инвалидка тапшырылды. Хөкүмәт әгъзалары һәм “Бердәм Россия” фиркасе ветераннарга шулай ук бәйрәм күчтәнәчләре дә өләшәләр.
Бөек Ватан сугышы ветераннары госпиталендә инвалидларга медицина коляскалары тапшыру чарасында Татарстан сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов, Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Хәйрия эшчәнлеге буенча республика Советы сәркатибе Татьяна Ларионова, Татарстан социаль яклау министры урынбасары – Казанның социаль яклау идарәсе башлыгы Гүзәлия Минкина, Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Чыңгыз Мәхмүтов һ.б. катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз