news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Җиңү бәйрәме – күп милләтле халкыбыз батырлыгына дан

Казанның Меңьеллык Мәйданында Бөек Җиңү бәйрәмнең төп чаралары уза.

Рөстәм Миңнеханов: Җиңү бәйрәме – күп милләтле халкыбыз батырлыгына дан
Рамиль Гали

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Бүген Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм чаралары иртәдән үк башланды. Иң беренче  Казанның Арча һәм Архангел зиратларында ветераннар, Республика һәм башкала җитәкчелеге катнашында  солдат каберләренә чәчәкләр салынды. Иртәнге 9да Җиңү Паркында Мәңгелек ут, шулай ук “Аналар  һәм  толлар” һәйкәленә чәчәкләр белән гирляндалар салынды. 

Казанның Меңьеллык Мәйданында Бөек Җиңү бәйрәмнең төп чаралары булып узды. Биредә 2 меңнән артык артист катнашында театральләштерелгән Пролог тәкъдим ителде. Мәскәүдәге Кызыл Мәйданнан бәйрәм парады турыдан-туры трансляцияләнде. Шулай ук, Казанда гаскәрләр һәм хәрби техниканың тантаналы йөрешен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТатарстанРеспубликасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин,Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка дәүләт эшлеклеләре белән беррәттән ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, килгән кунаклар күзәтте.

Президент Рөстәм Миңнеханов мәйданда җыелган халыкны Бөек Җиңү көне бәйрәме белән котлады.

«Җиңү бәйрәме ул – күп милләтле халкыбыз батырлыгына дан. Дуслык, бердәмлек, туган илне сөю символы. Нәкъ безнең ил нацизм тамырына балта чапты. Европаны коллыктан азат итте. Миллионнар хисабына фашизмны җиңде. Безнең бабаларыбыз һәм аталарыбыз туган җирне саклап дошманга каршы үз-үзләрен аямыйча көрәште. Яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган каһарманнарга һәм инде хәзер безнең арада булмаганнарга мәңгелек дан! Хөрмәтле сугыш һәм тыл хезмәтчәннәре бүгенге имин тормыш өчен без сезгә рәхмәтле. Сезнең батырлык, туган илгә булган чиксез мәхәббәтегез һәркем өчен үрнәк. Барыгызга да чын күңелдән озын гомер, исәнлек-саулык һәм имин көннәр телим», – диде Президент үзенең чыгышында.

Бөек Ватан сугышында Татарстаннан 700 меңнән артык кеше катнашкан. Шуларның яртысы кабат туган якларына әйләнеп кайтмады. Якташларыбызның 200 меңнән артыгы орден-медаль, ә 250дән күбрәге Советлар берлеге каһарманы һәм Дан ордены тулы кавалерлары булды.

Казанда гаскәрләр һәм хәрби техниканың тантаналы йөрешендә бүген 2 меңнән артык гаскәриләр катнашты. Быелгы бер үзенчәлек шунда: гаскәрләрнең гадәттәгечә йөрешенә Юнармия әгъзалары, кадет класслары, хәрби училище курсантлары да кушылган иде. Гаскәрләрнең йөреше  хәрби техника һәм ретро автомобильләр узуы белән тәмамланды.

Республика җитәкчелеге һәм ветераннар бүгенге тантанага махсус әзерләнгән хәрби техника белән дә танышты. Ә үзәк сәхнәдә Татарстанның сәнгать осталары концерты дәвам итә. Сугыш чоры җырларын һәм сугыш турындагы җырларны исә, “Җырчан Казан” проекты тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100