Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Хокусё заводында сортларга аеру җайланмаларын җитештерү белән танышты
Хокусё (Hokusho) компаниясенә 1952 елның 8 декабрендә нигез салынган.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә (Канадзава шәһәре) эш сәфәре кысаларында Хокусё заводында конвейер һәм сортларга аеру җайланмаларын җитештерү белән танышты. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хокусё (Hokusho) компаниясенә 1952 елның 8 декабрендә нигез салынган. Фирма конвейерлар, сортларга аеру машиналары һәм лифтлар җитештерә. Моннан тыш, компания продукциянең сыйфатын тикшерү өчен махсус җайланмалар, әзер продукцияне төрүче роботлар эшләп чыгара.
Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары заводның җитештерү куәтләре, конвейер һәм сортларга аеру машиналары эше белән танышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз