Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Хокук саклаучылар битлек белән спекуляция очракларын тыярга тиеш
Татарстан Президенты Covid-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында катнашты.
(Чаллы, 25 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыятендә Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында катнашты. Ул Татарстандагы ике производство индивидуаль саклану чараларына кытлык проблемасын хәл итәргә әзер булуын әйтте.
«Мәсьәлә әле һаман да хәл ителмәгәнгә гаҗәпләндем. Югары эпидемиологик куркыныч шартларында базарда спекуляция колач җәя. Җәмәгать ихтыяҗларында баеп калырга омтылучыларга, кешеләрнең сәламәтлеге белән уйнаучыларга карата катгый чаралар күрергә кирәк, хәтта җинаять эше кузгатылырга мөмкин. Һәм бу эшләрне башкалар күрерлек итеп эшләргә кирәк», — диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов мөмкин кадәр дистанцион эшләргә һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеген куркыныч астына куймаска кушты. Чөнки мондый куркыныч бернинди икътисади кыенлыклар белән аклана алмый, дип аңлатты Президент.
Аның сүзләренчә, республикада халыкны кирәкле товарлар белән өзлексез тәэмин итү механизмы җайга салынган, бәяләргә күзәтү ясала, мәшгульлеккә ярдәм итү чаралары гамәлгә ашырыла, шулай ук җирле җитештерүчеләргә ярдәм итү чаралары карала.
«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин хәбәр иткәнчә, предприятиедә вирус таралу мөмкинлеген киметү өчен медицина чаралары комплексы гамәлгә ашырылган. Кайбер очракларда хезмәткәрләргә читтән эшләү мөмкинлеге оештырылган. Бүген фильтрлы битлекләр, саклагыч костюмнар, саклагыч күзлекләр, дезинфекция чаралары, һаваны дезинфекцияләү һәм термометрия җиһазларын, тепловизорларны сатып алу эше алып барыла.
Татарстан Президенты предприятиеләр хезмәткәрләре белән аралашты, эш урыннарында профилактикалау ничек оештырылуы турында сорашты. Завод эшчеләре сүзләренчә, көн саен температураларын үлчиләр, душ керү бүлмәләре, киенү бүлмәләре, ял итү бүлмәләре дезинфекцияләнә. «Иң мөһиме, завод туктамасын. Эшләү теләге бар», — диде цех хезмәткәре.
Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ»ның коронавирусны профилактикалау тәҗрибәсен уңай бәяләде, аны бөтен республикада кулланырга киңәш итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз