news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов хоккейчы Рәфыйк Якубовка дәүләт бүләге тапшырды

Тантаналы чарадан соң Татарстан Президенты катнашында дусларча матч булды.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ГАҖ генераль директорының спорт буенча ярдәмчесе Рәфыйк Якубовка “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов спортчыгага, төрле елларда “Ак Барс” хоккей клубы сакчысы да, аның капитаны да булган, Түбән Камада хоккейны үстергән һәм “Нефтехимик” командасын оештырган кешегә, нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде. Аннары Татарстан лидеры “Ак Барс” спорт формасында 99 номерлы уенчы буларак дусларча матчта катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot