news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Хезмәт кешесенең абруен күтәрергә кирәк

Татарстан Президенты Бөтенроссия эшче яшьләр форумы утырышында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов: Хезмәт кешесенең абруен күтәрергә кирәк
tatarstan.ru

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Хезмәт кешесенең абруен күтәрергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводы цехларының берсендә узган Бөтенроссия эшче яшьләр форумының пленар утырышында хәбәр итте.

Татарстанда соңгы елларда яшьләргә, аеруча эшләүче яшьләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә, диде Татарстан Президенты. «Хезмәт кешесенең абруен күтәрергә кирәк. Кызганыч, Советлар Союзы таркалганнан соң башка кыйммәтләр барлыкка килде. Яшьләр яхшы перспективалы белгечлек алу мөмкинлегенә ия булырга тиеш, ә эшче яшьләр хәрәкәтен җитәкләүче кешеләр үрнәк булырга лаек», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, гомумән Россиядә хәзер эшче һөнәрләрнең абруен арттыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. «Иң мөһиме - хезмәт кешесе. Безнең предприятиеләр өчен теләк белән эшләүче сәләтле, инициативалы яшьләр мөһим. Әмма безнең бурыч - балык бирү түгел, ә яшьләргә үзләре тотсын өчен кармак бирү», – диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, яшьләрне үз территорияләрендә саклап калу өчен социаль тормыш шартлары, карьера үсеше өчен мөмкинлекләр булдырырга кирәк.

«Бөтенроссия форумы кебек яшьләр белән эшләү формасы булуы бик күңелле. Безнең илнең эшләүче яшьләр вәкилләренә җыелырга, аралашырга һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга мөмкинлек бар, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга. – Без сезнең партнерлар булырга әзер, сезнең тәҗрибәне бик теләп үзләштерәчәкбез. Ә сезгә Казанда ошый икән, һичшиксез, безгә килегез».

Казанда 22-26 майда беренче тапкыр Бөтенроссия эшче яшьләр форумы уза. Анда Россиянең 56 төбәгеннән 300 яшь белгеч катнаша.

  • Татарстанда 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге 850 меңнән артык кеше яши. Шуларның яртысы диярлек – 400 меңгә якын кеше Республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшь белгечләр.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100