Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Хезмәт Герое йолдызы – илебезнең иң мактаулы һәм иң зур бүләге
Татарстан Президенты "Ел хәйриячесе-2016" республика конкурсының йомгаклау өлешендә Минтимер Шәймиевны дәүләт бүләгенә ия булуы белән котлады.
(Казан, 29 апрель, "Татар-информ", Илдар Әюпов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Киңәшчесен Хезмәт Герое йолдызы бирелү белән котлады. Ул Россия дәүләте һәм халкы алдында махсус хезмәт казанышлары өчен бирелә.
"Мин, Сезгә мөрәҗәгать итеп, Минтимер Шәрипович, котларга телим", – диде "Ел хәйриячесе-2016" республика бәйгесенең җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Рөстәм Миңнеханов.
"Бу - безнең илнең иң мактаулы һәм югары бүләге. Бу - Минтимер Шәриповичның гына бүләге түгел, ә бөтен Татарстанныкы. Шуңа күрә, Сезне котлап, бөтен республика исеменнән рәхмәт әйтәсем килә. Күп кенә россиялеләр, һәм бу татарлар гына түгел, Сезгә зур хөрмәт белән карый, чөнки сезнең үрнәгегездә инде берничә буын үскән. Рәхмәт Сезгә, республика хакына хезмәт иткән өчен", – дип өстәде туган телендә Татарстан Президенты.

Ул, Минтимер Шәймиевның хәйриячелек өлкәсендәге казанышларын ассызыклап, бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе коммерциячел булмаган “ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды”ның попечительләр советы рәисе булып торуын билгеләп узды.
Шуны да әйтергә кирәк, Минтимер Шәймиевны, Хезмәт Герое йолдызын тапшыру тантанасыннан Татарстан башкаласына кайткач, Казан аэропортында оркестр белән каршы алдылар. Журналистларның сорауларына җавап биреп, ул: "Казанга күтәренке кәеф белән кайттым. Димәк, Татарстан, безнең халык, озак еллар эшләгән бер кеше исемендә югары бүләккә – Россия Федерациясе Герое исеменә лаек. Минемчә, бу (исем –Т-и) бөтенебезнеке дә. Мин тарихи яктан әлеге рольдә калдым (көлә)".
Россия Федерациясе Герое исеме Россия Президенты тарафыннан 2013 елның 29 мартында булдырылган. Документ нигезендә, мактаулы исем җитештерү, авыл хуҗалыгы, фән, мәдәният, сәламәтлек саклау, шулай ук халык хуҗалыгының башка өлкәләрендә зур уңышка ирешкән Россия гражданнарына бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз