news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды

"Ветераннарның яшьләрнең тәрбиясенә керткән өлеше бәяләп бетергесез", - ди Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды
Рамиль Гали

(Казан, 29 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Барлыгы 58 кеше бүләкләнде.

"Республика көне белән тәбрик итәм. Бүген бәйрәм кәефе, горурланырлык, шатланырлык җирлек бар. Татарстан үсеш ала, без икътисадтагы яңа уңышларны күрәбез. Дәүләт социаль бурычларын үти. Республиканың мәдәни тормышы кызыклырак була бара. Татарстанлылар тормыш сыйфатын арттыру өчен өстәмә мөмкинлекләр ала", - дип мөрәҗәгать итте Президент.

Ул эшче һөнәрләр буенча чемпионатның зур уңыш белән узганын искәртте. "Без практикада һөнәрләр үзләштерү, кадрларны әзерләү югары технологияле производстволар таләпләренә җавап бирүенә инандык", - ди Президент. Бүләкләнүчеләр арасында елдан-ел производстводан кешеләр һаман күбрәк булуын белдерде. "Алар үз куллары белән материаль кыйммәтләр тудыра", - диде.

Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгы юбилее якынлашып килгәнен билгеләп үтте. "Без Россия Президенты Владимир Путинга, Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведевка республиканың социаль-икътисади үсешенә югары бәя бирүләре өчен рәхмәтле", - диде.

"Казанышлар беркайчан җиңел генә бирелми, бу киеренке хезмәт нәтиҗәсе, конкрет кешеләрнең намус белән эш хезмәте", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул, шулай ук, ветераннарның яшьләрнең тәрбиясенә керткән өлеше бәяләп бетергесез булуын әйтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100