news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе белән килешүне уңышлы дип атады

Кытай Хэйлунцзян провинциясе губернаторы һәм Татарстан Президенты төбәкләр арасында туры авиарейслар оештыру мөмкинлеге турында фикер алышты.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов логистика Татарстан һәм Кытай Хэйлунцзян провинциясе арасында килешүне уңышлы тормышка ашыруда төп фактор булып тора диде. Әлеге фикер бүген Казан Кремлендә Татарстан Президентының Кытай делегациясе белән очрашуыннан соң яңгырады.

“Төбәкләр арасында туры авиарейслар оештыру мөмкинлеген тормышка ашыру бик мөһим. Логистика — килешүләрне тормышка ашыруда җитди адымнарның берсе. Без бу хакта сөйләштек һәм алга таба нәтиҗәсен күрербез”, - диде Миңнеханов.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot