news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Хельсинкидагы инновацияле балалар хастаханәсе белән танышты

Хастаханә ата-аналар балаларны дәвалау процессында катнаша алырлык итеп ясалган.

Рөстәм Миңнеханов Хельсинкидагы инновацияле балалар хастаханәсе белән танышты
tatarstan.ru

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиягә эш сәфәре кысаларында яңа балалар хастаханәсендә булды. Хастаханә администрациясе вәкиле Рөстәм Миңнехановка медицина учреждениесе ата-аналары белән балаларны кабул итү барышы турында сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге хастаханә Хельсинки һәм Уусимаа хастаханә округының медицина учреждениеләре составына керә. Биредә кардиохирургия һәм органнарны трансплантацияләү өлкәсендә диагностика һәм реабилитация, дәваланың иң заманча технологияләре гамәлгә кертелгән.

Хастаханә баштан ук ата-аналар балаларны дәвалау процессында катнаша алырлык итеп ясалган. Ата-аналар шулай ук хастаханә территориясендәге аерым корпуста яши ала, ягъни балаларга һәрчак якын булалар.

Пациентларны палаталарда дәвалыйлар - пациентларга башка бүлекләргә барырга кирәкми. Бу балалар хастаханәсе архитектура өлкәсендә Finlandia атаклы милли премияне яулаган.

Хастаханәдә 8 кат, бер катта балаларга уйнау бүлмәсе ясалган, анда балалар үзләре уенчыкларны һәм курчакларны дәвалый ала, биредә кечкенә медицина җиһазлары һәм ашка дәвалау предметлары бар. Бу махсус балаларга медицина учреждениесе мохитенә ияләшү җиңелрәк булсын өчен ясалган.

Хастаханә эше белән танышуда ТР сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе дә катнашты. Бу тәҗрибәне Татарстан Республикасында гамәлгә кертү карала.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100