news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида хәзерге заман сәнгать музеенда булды

Татарстан Президенты музейның премьера күргәзмәсе белән танышты.

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкига эш сәфәре кысаларында хәзерге заман сәнгатенең Amos Rex яңа музеенда булды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Amos Rex быел август аенда Финляндия башкаласы үзәгендә меценат һәм коллекционер Амос Андерсон исемендәге Сәнәгать музееннан оешкан. Музей 1965 елдан бирле эшләп килгән һәм ул XIX-XX гасырлар фин сәнгате әсәрләренең зур коллекциясе буларак билгеле. Музей Ласипалатаси кварталында җир асты бүлмәләрендә урнаштырганнар.

Музей директоры Amos Rex Европаның 2018 елгы иң инновацион архитектура комплекслары рәтенә кергән.

Татарстан Президенты музейның премьера күргәзмәсе – Токиодан TeamLab арт-гтөркеменең аудиовизуаль инсталляциясе белән танышты. Күргәзмә программасы хәзерге заман һәм эксперименталь сәнгатьнең күчмә күргәзмәләреннән гыйбарәт. Үзәкнең үзенең заманча кинотеатры бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot