news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Хельсинки мэры Ян Вапаавуори белән очрашты

Татарстан төрле өлкәләрдә Финляндия үсеше тәҗрибәсен өйрәнә, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Хельсинки мэры Ян Вапаавуори белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинки мэры Ян Вапаавуори белән очрашты. Фикер алышу өчен төрле өлкәләр — кече бизнесны үстерүдән алып экологиягә ярдәм итү мәсьәләләренә кадәр темалары булды. Бу хакта Татарстан Президентының рәсми порталы хәбәр итә.

Очрашу безнең республика делегациясенең Финляндиягә сәфәре кысаларында узды. Татарстан Президенты фин икътисадының инновацияләрне гамәлгә кертүгә ачык булуын әйтте. Уртак эш турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов ике якның мондый хезмәттәшлеге өчен берничә төп өлкәне атады. Алар арасында мәдәният, фән, мәгариф һәм туризм бар.

Ул шулай ук хәзерге вакытта Татарстан белән Финляндия арасында университетлар линиясе, студентлар һәм укытучылар алмашу буенча тыгыз хезмәттәшлек алып барылуын искәртте.

«Без бүген Хельсинкида яңа балалар хастаханәсенә барырга һәм Финляндия Милли музее экспозициясен карарга ниятлибез. Татарстан белән Финляндия арасындагы хезмәттәшлек киләчәктә дә актив рәвештә үсәр дип ышанам», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ахырда ул республика делегациясенең Финляндиягә World Circular Economy Forum 2019 халыкара циркуляр икътисад форумы эшендә катнашу өчен килүен билгеләп үтте. Аның мәйданчыгында калдыкларны эшкәртүнең заманча алымнарын үстерү һәм яңадан торгызылучы икътисадны үстерү турында фикер алышачаклар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot