news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов "Hawtai Motor Group" компаниясе Директорлар советы рәисе Чжанг Сю Ген белән очрашты

Очрашу барышында яклар үзара хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»).  Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Hawtai Motor Group" (КХР) компаниясе Директорлар советы рәисе Чжанг Сю Ген белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Кытай делегациясе һәм башкалар катнашты.

Кунакларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиянең алдынгы сәнәгать төбәкләреннән берсе буларак, Татарстан бүген Кытай Халык Республикасы бизнесы белән тыгыз элемтәләр урнаштырган, Кытай компанияләре вәкилләре Татарстанда эшчәнлек алып бара.

 Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан компанияләре дә Кытайга эшлекле сәфәрләр кылганнар.   "Сезнең компания – бик танылган компания,   без сезнең белән хезмәттәшлек урнаштырырга тырышабыз", -  диде Рөстәм Миңнеханов "Hawtai Motor Group" (КХР) компаниясе Директорлар советы рәисе Чжанг Сю Генга мөрәҗәгать итеп. 

Үз чиратында, Чжанг Сю Ген әфәнде хәбәр иткәнчә, аның компаниясе вәкилләре Татарстанга сәфәрләре кысаларында кичә «Алабуга» махсус икътисади зонасында булганнар, аларга  МИЗ презентацияләнгән, шул исәптән «Алабуга» МИЗның резидент компанияләре өчен салым преференцияләре һәм башкалар билгеләнгән.    

Очрашу барышында яклар җитештерүне оештыру, үзара хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.  

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100