news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Хатын-кыз - милләтне яшәтүче, саклаучы, үстерүче

Президент парламентка Юлламасында гаиләнең әһәмиятен дә билгеләп узды.

Рөстәм Миңнеханов: Хатын-кыз - милләтне яшәтүче, саклаучы, үстерүче
Владимир Васильев

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Хатын-кыз һәр ир-ат өчен ярдәм, гаиләнең якты чыганагы, милләтне яшәтүче, саклаучы, үстерүче. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына Юлламасында шулай дип белдерде.

"Туган телебезне юкка гына ана теле дип әйтмиләр. Без барыбыз да бишек җырларын тыңлап үскән. Бу һәрчак шулай булсын", - диде. Ул хатын-кызның һөнәри эшчәнлек, бала тәрбиясе, өй хуҗалыгы белән шөгыльләнүен, аңа зур җаваплылык йөкләнгәнен билгеләп узды.

"Гаилә бөтен кешелек өчен рухи кыйммәтләрне тәрбияли, баланы шәхес итеп тәрбияли. Әлеге традицияләрне буыннан-буынга тапшыру мөһим. Нык һәм тату гаилә илебезнең горурлыгы, ышанычлы таянычы, якты киләчәге", - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100