news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Хатлар йорты» сервисы аша алган открытка белән уртаклашты

ТР Президенты үз сәхифәсенә язылучыларны бер-берсенә хатларны татар телендә язарга чакырды.

Рөстәм Миңнеханов «Хатлар йорты» сервисы аша алган открытка белән уртаклашты

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хатлар йорты» посткроссингы ярдәмендә алган открытка белән уртаклашты.

Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә ул открытканың фотосын урнаштырган.

«Дуслар, киләсе атна ахырында хат язарга чакырганнан соң миңа бик матур татарча открытка килде. Анда @tatarhatlar барлык ватандашларыбызны хатларны татарча язарга һәм матур открыткалар белән уртаклашырга чакыра», - дип сөйләде ул почта карточкасын алу тарихы турында.

Миңнеханов шулай ук үз сәхифәсенә язылучыларны флешмобка кушылырга һәм татар телендә язылган хатлар белән алмашырга чакырды.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, әлеге акцияне узган атнада «Хатлар йорты» сервисын ачкан Энҗе Садыйкова тәкъдим иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot