news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Хатлар йорты» җитәкчесенең күргәзмәсен югары бәяләде

«Президентыбыз кулымны кысып, уңышлар теләде», — ди «Хатлар йорты» берләшмәсе җитәкчесе Энҗе Садыйкова.

Рөстәм Миңнеханов «Хатлар йорты» җитәкчесенең күргәзмәсен югары бәяләде
Энҗе Садыйкова фотосы

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хатлар йорты» берләшмәсе җитәкчесе Энҗе Садыйкованың «Корстон» комплексы фойесындагы татар открыткалары күргәзмәсен карап, югары бәя бирде.

«Президентка үзебездә булган соңгы вакыйгаларны сөйләдек. „Ак барс“ хоккей клубы белән чыккан татар телендәге открыткаларны да күрсәттем. Президентка үзенең шәхси аккаунтында безнең „Хатлар йорты“ проектын күрсәтеп хуплавы өчен рәхмәт әйттем. Бу бик зур терәк, зур ярдәм», — диде Энҗе Садыйкова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Татарстан Президенты «Хатлар йорты» проектын уңай бәяләве турында әйткән һәм киләчәктә уңышлар теләгән.

«Моңа кадәр булган очрашуларда кулымны кысканы юк иде. Бүген кулымны кысып уңышлар теләде. Кулы җылы иде, хәерле булыр», — диде Энҗе Садыйкова шаяртып.

«Хатлар йорты» проекты җитәкчесе якын арада булачак яңалыклары турында җиткерде. «Быелга әле тагын бик күп яңа коллекцияләр планлаштырылган. Яңа коллаборацияләр ясап, халыкны сөендерергә уйлыйбыз. Барысы да барып чыгар дип өметләнәм», — диде ул.

Элегрәк «Татар-информ» Рөстәм Миңнехановның «Хатлар йорты» сервисы аша алган открытка белән уртаклашуы турында язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100