news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Харбиндагы VI Россия-Кытай ЭКСПОсында булачак

Казан Кремле Татарстан Республикасы Президентының Кытайга бер көнлек сәфәре программасын игълан итте.

Рөстәм Миңнеханов Харбиндагы VI Россия-Кытай ЭКСПОсында булачак
архив

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Харбинда VI Россия-Кытай ЭКСПОсында 17 июньдә булачак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Дүшәмбе көнне, 17 июньдә, Татарстан Республикасы Президенты бер көнлек сәфәр белән Кытай Халык Республикасына барачак. Бу көннәрдә Харбинда VI Россия-Кытай ЭКСПОсы узачак, аның төп максаты — ике илнең төбәк дәрәҗәсендәге хезмәттәшлеге», - диде ул һәм сәфәр барышында Миңнеханов экспозиция белән танышачак дип өстәде.

ЭКСПОда тармаклар буенча Республиканың потенциалын күрсәтүче Татарстан стенды тәкъдим ителәчәк. «Алабуга» МИЗ һәм КДЭУ яшьләр инкубаторы өстенлекләре турында Татарстан — Хэйлунцзян эшлекле форумында сөйләячәкләр.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казанга якынча бер ел элек килгән Хэйлунцзян провинциясе губернаторы белән очрашачак. Татарстан белән Кытай провинциясе арасында хезмәттәшлек турында килешү алдагы очрашуның нәтиҗәсе булды.

Татарстан Президентының планнарында - Кытайның Хэйлунцзян провинциясендә Коммунистлар партиясе комитеты секретаре белән сөйләшүләр. Ә эшлекле программадан соң Рөстәм Миңнеханов Татарстан рәссамнары күргәзмәсен һәм Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры концертын караячак.

Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның алты провинциясендә булды. Узган ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 10 процентка, 628,6 млн долларга кадәр арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100