news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Харбинда Россия-Кытай ЭКСПОсында катнашачак

Татарстан Президентының Кытай Дәүләт Советы әгъзасы белән очрашуы Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов Харбинда Россия-Кытай ЭКСПОсында катнашачак
tatarstan.ru

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Кытай Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде белән очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VI Россия-Кытай ЭКСПОсында катнашачагын сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЭКСПО 15-19 июньдә Харбинда, Хэйлунцзян провинциясенең төньяк-көнчыгыш өлешендә узачак. Син Айго провинциясе Хөкүмәте канцеляриясе башлыгы урынбасары сүзләренчә, чараның төп темасы ике илнең төбәкара хезмәттәшлек перспективалары һәм мөмкинлекләре булачак, дип хәбәр итә ТАСС.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Ван Юну әфәндегә Кытай Халык Республикасында Татарстан икътисады һәм мәдәнияте көннәре ачылачагы турында хәбәр итте.

Кытай делегациясе белән очрашу Казан Кремлендә узды. Алар Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Кытай провинцияләре арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100