news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Ханойдагы Россия-Вьетнам тропик фәнни-тикшеренү һәм технологик үзәгендә булды

Татарстан Президенты республика сәнәгать предприятиеләренең яңа базарларга, шул исәптән тропик илләрдә урнашкан базарларга чыгу белән кызыксынулы

  (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ханойдагы (Вьетнам) Россия-Вьетнам тропик фәнни-тикшеренү һәм технологик үзәгендә булды.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе өчен презентация уздырылды, аның барышында үзәкне оештыру һәм уздырыла торган тикшеренүләр турында белешмә бирелде. Үзәк 1987 елда төзелгән, Хошимин һәм Вьетчи шәһәрләрендә ике бүлеге бар. Тропик үзәк түбәндәге юнәлешләр буенча эшли: тропик экология, тропик медицина, тропик материаллар белән эш итү. Рөстәм Миңнехановка үзәктә оештырылган әйләнә-тирә мохитне өйрәнү лабораториясе турында сөйләделәр.

Тропик медицина юнәлешен анда бик җентекләп презентацияләделәр, шул исәптән Вьетнамда АКШ армиясе башкарган химик сугышның медик-биологик нәтиҗәләре, яңа һәм кире әйләнеп кайтучы инфекцияләр турында сөйләделәр.

Россия дә, Вьетнам да тропик үзәк эшчәнлегенә җитди игътибар бирә, диде үзәк җитәкчелеге вәкилләре.

Тропик материаллар белән эш итүгә килгәндә исә, бу юнәлеш тропик климатлы илләргә техника, җайланмалар җитештерүче сәнәгать предприятиеләре өчен аеруча мөһим. Хәзерге вакытта 34 программа буенча 2 меңгә якын үрнәк сынала.

Үзәк вәкилләре, башка проблемалар белән беррәттән, фәнни кадрлар һәм финанслау  җитмәүне билгеләп үттеләр.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында билгеләп үткәнчә, мондый тикшеренүләр Татарстан өчен дә мөһим, чөнки республика – экспортка юнәлгән төбәк. Ул искә төшергәнчә, Татарстан пластмасса, машина, суднолар төзелеше продукциясен, вертолетлар, радиоэлектроника, оптика, башка төр техника җитештерә һәм чит илләргә җибәреп тора. Аларны җитештергәндә тропикларда эшләү үзенчәлеген дә исәпкә алырга кирәк, дип белдерде ул.

Сез – уникаль учреждение, диде Рөстәм Миңнеханов, Россия-Вьетнам тропик фәнни-тикшеренү һәм технологик үзәгендә эшләүчеләргә мөрәҗәгать итеп. 25 елдан артык эшләп, сез зур тәҗрибә туплагансыз, уникаль мәгълүматка ия булгансыз, диде.

Бүген яңа материалларның куллану үзенчәлеген өйрәнү мөһим, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты республика сәнәгать предприятиеләренең яңа базарларга, шул исәптән тропик илләрдә урнашкан базарларга, чыгу белән кызыксынуын билгеләп үтте. Безгә мондый учреждениеләр белән хезмәттәшлек рәвешен билгеләргә кирәк, диде ул.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100