news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Халыклар татулыгы технологик белемнәр кебек зур әһәмияткә ия

Татарстан Президенты республикада профессиональ белемгә зур игътибар бирелүен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов: Халыклар татулыгы технологик белемнәр кебек зур әһәмияткә ия
Владимир Васильев

(Казан, 23 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкларның тату яшәү күнекмәләренең әһәмияте технологик компетенцияләрдән кимрәк  булмавын искәртте. Бу хакта ул "Казан-Экспо"да WoldSkills конференциясе пленар утырышында әйтте.

"Хәерле иртә, хәерле көн, хуш килдегез, сезне күрүемә бик шат, эшләрегез уң булсын! Рәхмәт сезгә!" - дип башлады ул чыгышын. "Сезгә бу көннәрдә нәтиҗәле эш телим. Татарстанның милли мәдәнияте, колориты, үзенчәлекле тормышы белән якынрак танышырга чакырам", - дип мөрәҗәгать итте Президент.

Ул дөнья нык үзгәрүен, технологик процесслар яшьләр алдына һөнәр сайлау бурычын куйганын, белем бирү системасына яңа бурычлар куелганын әйтте. "Милли үзенчәлекне, халыкларның мәдәни, рухи мирасын саклауга да игътибар бирәбез. Уңышлы үсеш өчен милләтара, диннәрара татулык алшарт була. Халыкларның тату яшәү күнекмәләре һәм компетенцияләренең әһәмияте технологик белем һәм компетенцияләрнекеннән кимрәк түгел", - диде.

"Татарстан Россиядә үсеш ала торган төбәкләрнең берсе. Професиональ белемгә зур игътибар бирелә. WoldSkills хәрәкәтендә актив катнашабыз. Без дөнья каршылыкларына җавап бирерлек белем бирү мохитен булдырырга омтылабыз. Икътисад үсә, хезмәт базары үзгәрә, яңа компетенцияләр барлыкка килә. Төп максат - кеше капиталын булдыру. Уңышның асылын шунда күрәбез", - диде Президент.

Ул республикада инфраструктура, технологияләр булдыру, ихтыяҗ булган компетенцияләр буенча кадолар әзерләү юнәлешләренә өстенлек бирлүен әйтте. "Һөнәри ориентациягә зуи игътибар бирәбез", - диде. Миңнеханов 37 ресурс үзәге булдырылганын искәртте. "Иң яхшы технологияләрне өйрәнергә тырышабыз, бу көндәшллеккә сәләтлелекне арттыра", - диде.

Татарстан Президенты дөнья чепионатын үкәрү һөнәри белемгә этәргеч бирәчәгенә ышануын әйтте. "Югары квалификацияле яшь эшче кадрларны әзерләүне яңа баскычка күтәрер дип ышанам", - диде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100