Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Халыкка ревакцинациянең мөһим булуы турында аңлатырга кирәк
Ковидка каршы вакцинаның беренче компонентын — 2 389 942 кеше, икенче компонентын 1 875 652 кеше ясаткан.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан халкына беренче вакцинациядән соң, яки авырып алты ай узгач, Covid-19 коронавирусына каршы ревакцинация үтүнең мөһимлеге турындагы фикерне җиткерергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә барлык муниципалитетлар катнашында видеоконференция режимында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип билгеләп үтә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«Безгә халыкка аңлату бик мөһим: вакцинация ясатсаң да, авырсаң да, ревакцинация — алты айдан. <…> Шуңа күрә без инде ревакцинация эшен башларга тиеш», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
«Татарстанга 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен „Спутник М“ның беренче партиясе кайтты. Балаларны вакцинацияләү ата-аналарның язма ризалыгы белән генә үткәрелә», — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе һәм хәзерге вакытта 193 баланың прививка ясатуын әйтте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан халыкны күмәк иммунизацияләү планкасына якынлаша инде. Ковидка каршы вакцинаның беренче компонентын — 2 389 942 кеше, икенче компонентын 1 875 652 кеше ясаткан. Татарстанның 186 мең кешесе бустерлы доза алган.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты өлкән гражданнарны вакцинацияләү эшенә аерым игътибар итте. Аларга коронавирустан прививка ясау кирәклеген аңлату мөһим, дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз