Рөстәм Миңнеханов Халыкара валюта фонды вәкиле белән очрашты
Яклар республика белән Халыкара валюта фонды арасындагы хезмәттәшлек перспективалары буенча фикерләште
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара валюта фондының Россия Федерациясендәге даими вәкиле Джоши Бикас әфәнде белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Милли банкы рәисе Евгений Богачев, КФУ проректоры Марат Сафиуллин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Джоши Бикас әфәндегә республика икътисады, Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган эре инвестицион проектлар турында сөйләде. Яклар республика белән Халыкара валюта фонды арасындагы хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.