news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) президенты Кирсан Илюмжиновны кабул итте

Яклар киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты

  (Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендәге резиденциясендә Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) президенты Кирсан Илюмжинов белән очрашты. Яклар киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты, спорт, аерым алганда, шахмат буенча матчлар оештыру һәм уздыру темасын кузгаттылар, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте. 

Казанда 2014 елның 27 ноябреннән 7 декабренә кадәр классик шахмат буенча Россия чемпионаты суперфиналы уздырылачак.

Казанда булу кысаларында Кирсан Илюмжинов шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән дә очрашты, диелә әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot