news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов халыкара олимпиада җиңүчеләре белән очрашты

Безнең өчен шундый яшь талантларның югары казанышларга ирешүе - зур мәртәбә, - диде Президент.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкара олимпиада җиңүчеләре белән очрашты.

Чарада укучыларның әти-әниләре, остазлары да катнашты. Алар 8 укучыны математика, информатика, химия, экономика буенча халыкара олимпиадада җиңүгә ирешерлек итеп тәрбияләүчеләр. Алар арасында гимназия-лицейларның югары сыйныфларында укучылар да, студентлар да бар.

"Безнең өчен шундый яшь талантларның югары казанышларга ирешүе - зур мәртәбә. Бу сезнең тормышыгызда беренче зур адым. Илнең иң абруйлы югары уку йортларында белем алу мөмкинлегенә ия булуыгыз безнең өчен мөһим. Шулай да республика белән элемтәгезне югалтмагыз. Кемдер, бәлки, кире кайтырга теләр. Сезнең карьера үсеше өчен шартлар тудырырга тырышырбыз. Мин шәхсән үзем талантларның республикадан читтә яхшы вузлар сайлавына тыныч карыйм. Иң мөһиме - контактлар саклансын", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов олимпиадада җиңүчеләргә.

Президент яшьләрнең шундый зур уңышларга ирешүенең төп нигезе гаиләдә булуын билгеләп үтте. "Мондый уңышларның фундаменты кем булуын онытмагыз. Ата-аналарыгыз гел янәшәгездә булачак. Ата-аналарны котлыйм. Мондый талантлы балаларны үстерү - горурлык ул", - диде.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, укучыларның уңышында укытучылар зур роль уйный. "Киләчәктә дә сезне алдынгы карашлы, талантлы остазлар озата барыр дип ышанабыз", - диде.

Очрашу барышында олимпиада җиңүчеләре кыскача үзләре белән таныштырды, белем биргән укытучыларына рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot