news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Халыкара форум киңлекләрендә компанияләр күргәзмәсен карады

Татарстан Президенты Финляндиягә ике көнлек эш сәфәре белән килде.

Рөстәм Миңнеханов Халыкара форум киңлекләрендә компанияләр күргәзмәсен карады
tatarstan.ru

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Финляндиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «World Circular Economy Forum» яңадан торгызылучы ресурслар (циркуляр икътисад) Халыкара форумы киңлекләрендә махсуслаштырылган күргәзмәне карады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

WCEF2019 халыкара форумы бу көннәрдә Хельсинкида уза. Чарада циркуляр икътисад чишелешләрен тәкъдим итүче төрле оешмалар һәм предприятиеләр катнаша.

Финляндия икътисад министры вазифаларын башкаручы Мика Линтиля белән бергә Татарстан Президенты экспозицияне карады. Күргәзмә мәйданчыкларында 20ләп компания тәкъдим ителгән, иң кызыклы һәм инновацион проектлар турында кыскача катнашучы компания вәкилләре сөйләде. Betolar компаниясе вәкилләре энергетика, тау эшкәртү һәм урман сәнәгатенең төрле калдыкларын экологик чиста бетонга әверелдерү технологиясен тәкъдим иттеләр.

Моннан тыш, форум кырларында Рөстәм Миңнеханов Финляндиянең әйләнә-тирә мохит һәм энергетика министры белән очрашты һәм чараның ачылу тантанасында катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100