news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Хакимиятнең нәтиҗәлелегендә мөһим критерий – аның ачыклыгы

Татарстан Президенты республика халкының «Халык контроле»нә ышануын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов: Хакимиятнең нәтиҗәлелегендә мөһим критерий – аның ачыклыгы
Рамиль Гали

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Хакимиятнең нәтиҗәлелегендә мөһим критерий – аның ачыклыгы. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында шулай дип белдерде.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республиканың киләчәге электрон сервисларны үстерү белән бәйле. Татарстан халкы «Халык контроле» сервисына зур ышаныч күрсәтә.

«Халык контроле»нә 176 мең гариза тапшырылган, шуларның 85 проценты хәл ителгән», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100